Татарстан башкаласында “Сәнгатьчә укучылар”ның өченче кичәсе үтә
Бүген, 13 декабрь көнне, Татарстан башкаласында “Сәнгатьчә укучылар”ның өченче кичәсе үтә. Килгән кунаклар өчен шагыйрьләр, музыкантлар, артистлар һәм стендаперлар чыгыш ясаячак. Алар тыңлаучыларга үз әсәрләрен тәкъдим итәчәк.
“Сәнгатьчә укучылар” кичәсе (“Чтецы”) - мөстәкыйль “квартирник”ларның бөтенроссия челтәре. Мондый чаралар Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Новосибирск һәм Чиләбедә бик актив үткәрелә. Казанда исә бу проект әле күптән түгел генә үткәрелә башлады.
Оештыручылар мондый кичәләрне “җанлы клублар” дип йөртә. Алар кичәгә килүчеләрне моңсу, лирик шигъри чыгышлар түгел, ә алар урынына кызыклы “җанлы” программа көтә дип ышандыра. Чарада хәтта битбоксерлар да катнашачак, дип хәбәр итә проект авторлары.
Чыгыш ясаучыларга кушылырга теләге булганнарны тиз арада социаль челтәрдәге рәсми пабликка хәбәр итүләрен сорыйлар.
Өченче “Сәнгатьчә укучылар” кичәсе “Соль” барында үтәчәк, чара сәгать 20.00 башлана.