Президент улының мәктәп көндәлеген кем тикшерә?
23 Dec, 2015 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 1 нче сыйныфта белем алучы улы Искәндәрнең мәктәп көндәлеген тормыш иптәше күзәтеп баруын әйтте. Бу хакта ул ТР Министрлар Кабинетында республика һәм федераль ММЧ вәкилләре белән традицион Яңа ел алды очрашуында “Татар-информ” МА хәбәрчесе соравына җавабында белдерде.
“Өй эшләре өчен җәмәгатем җавап бирә. Ул тикшерә. Мин сорашырмын әле – көндәлеге кайда икән?” – диде Р.Миңнеханов.