Кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге
24 Dec, 2015 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Габдрахманова Гөлсәрия Фаил кызы, Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы Түбән Кенә балалар бакчасы тәрбиячесе
Тәрбияче: Балалар, дәү әни, дәү әти-бик хөрмәтле кешеләр. Алар гаиләдә иң олы кешеләр. Алар сезнең әти-әниләрегезне үстергән, тәрбия биргән. Алар сезне –оныкларын бик яраталар. Ә сез аларны ни өчен яратасыз?
Балалар:
- Дәү әни безгә тәмле ашлар пешерә.
- Бияләйләр, оекбашлар бәйли.
- Дәү әти миңа китаплар укый, рәсемнәр күрсәтә.
- Дәү әти белән без урамда уйныйбыз.
Тәрбияче: Менә, балалар, сезнең турыда әби-бабайларыбыз ничек кайгырта. Шуңа күрә без аларны бик яратабыз. Әби-бабайлар – өлкән кешеләр. Аларга һәрвакыт игътибарлы булырга, булышырга, ярдәм итәргә, алар турында кайгыртырга кирәк.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге | 11.71 KB |
Ресурс төре:
Предметлар: