"Әдәби җәүһәрләр" бәйгесе дәвам итә
Хөрмәтле кулланучылар, татар әдәбиятын сөючеләр!
Без порталыбызның быелгы иң беренче яңалыгын яңа викторинаны игълан итүдән башларга булдык. Белем.ру порталы сезне һәрвакыт яңа белемнәргә, яңа ачышларга этәрсен дигән теләктә калабыз. Ә инде кышкы каникуллар, безнең уйлавыбызча, яңа белемнәр тупларга менә дигән вакыт!
Гыйнвар аенда туган татар шәхесләре шактый, аларның һәрберсе игътибарга лаек (туган көннәрен билгеләп үтү тәртибендә): композитор Фәрит Яруллин, шагыйрь Һади Такташ, шагыйрь һәм драматург Илдар Юзеев, композитор Җәүдәт Фәйзи, галим һәм публицист Муса Бигиев, язучы Мирсәй Әмир, язучы Гомәр Бәширов, шагыйрь Гали Чокрый, драматург Нәкый Исәнбәт, язучы Фатих Әмирхан, шагыйрь Шәйхи Маннур, композитор Нәҗип Җиһанов, мәгърифәтче Шиһабетдиин Мәрҗани, язучы Аяз Гыйләҗев, язучы Әминә Бикчәнтәева һ.б.
Әлбәттә, "Әдәби җәүһәрләр" бәйгесе озын гомерле булыр, киләсе бәйгеләрдә аларның һәрберсен белән дә якыннан танышырбыз, дип өметләнәбез. Әгәр дә юк икән, безнең бәйгене көтеп тормаска, алар белән болай да якыннанрак танышырга мөмкин. Кирәк икән китапханәгә барып язучы/шагыйрьнең китапларын укый аласыз, кирәк икән интернет челтәрендә мәгълүмат табарга була. Бары тик кызыксынырга гына кирәк.
Язучылар берлеге белән килешкәннән соң без "Әдәби җәүһәрләр" I россиякүләм бәйгесенең бишенче викторинасын татар әдәбиятының классигы – күренекле прозаик, драматург, публицист, әдәбият тәнкыйтьчесе һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирханга (Мөхәммәтфатих Зариф улы Әмирхановка, 1886-1926) багышларга булдык. Татар җәмәгатьчелеге быел гыйнвар аенда аның тууына 130 ел тулуын билгеләп үтә.
Якын көннәрдә Белем.ру порталында Фатих Әмирханга багышланган интернет-ресурсларга сылтамалар урнаштырырбыз. Әмма викторинада җиңеп чыгу өчен болар гына аз булырга мөмкин. Шуңа күрә дә китапханәләр барлыгын онытмагыз, китапханәләрдә Фатих Әмирханның иҗаты, тормыш юлы белән бәйле китапларны сорагыз.
Татар әдәбиятын сөючеләрнең барысына да уңышлар теләп калабыз. Әдәбият елында алынган чаткылар ялкынга әверелсен, татар әдәбияты тормышыгызның файдалы юлдашы булсын!
Фикерләр
Раил Гатауллин
7 гыйнвар, 2016 - 15:41
Permalink
Фатих Әмирханга багышланган интернет-ресурслар
"Әдәби җәүһәрләр" бәйгесе кысаларында тәкъдим ителә: http://belem.ru/node/6175.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин