"Ел студенты - 2015" финалистлары билгеле
7 Jan, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Ел саен уздырыла торган бәйгедә 19 номинациядә җиңүчеләр билгеләнәчәк. "Ел студенты - 2015" конкурсында катнашыр өчен Татарстанның 19 шәһәреннән 473 гариза кабул ителгән. Иң активлары: Чаллы, Бөгелмә, Түбән Кама, Чистай, Алабуга, Әлмәт һәм Казан.
Беренче этапта жюри портфолиоларны тикшерде, аннан узган һәр катнашучы үзен һәм проектын тәкъдир итте. Иң популяр номинацияләр дип «Ел интеллекты» (69 гариза), «Елның иҗади шәхесе» (51), «Ел спортчысы» (47), «Елның җәмәгать эшлеклесе» (43), «Ел волонтеры» (31) һәм «Гран-при» (38) әйтеп була.
Җиңүчеләр исә 25 гыйнвар - Студентлар көне уңаеннан узачак тантаналы чарада игълан ителәчәк.