"Балалы солянка"да кемнәр җырлаячак?
30 гыйнвар көнне Казанда "Балалы солянка" концерты узачак. Бу проектның үзенчәлеге шунда: анда җырчылар балалары белән бергә сәхнәдә ут кыздыра! Өченче тапкыр үткәрелә торган бу чара инде нәни йолдызчыкларны кабызырга да өлгерде. Ә быел тамашачыларны нинди яңалыклар, чыгышлар, яңа йөзләр көтә?
– Быелгы "Балалы солянка"да узган елларда тамашачыда зур кызыксыну уяткан артистлар белән беррәттән әле моңа кадәр катнашмаган җырчылар чыгыш ясаячак. Яңа йөзләрдән Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова һәм аның кызы Ләйсән Таишева, ТР халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева һәм аның туганы Илһам Шәрифне күреп булачак. Мөнир Рахмаев сәхнәдә шаян җырлар гына башкарса да, тормышта ул җитди кеше, авыру балаларга ярдәм итеп, ятимнәр йортындагы балалар белән аралашып яши. "Балалы солянка"да исә ул яман шеш белән авыручы баланы авыруларыннан арынып, башка тормыш белән яшәп карасын дип, үзе белән дуэт җырларга алып чыгачак, – ди "Барс Медиа" компаниясенең PR-белгече Лилия Кадырова.
– Минем бер генә улым бар – Илһам Шәриф. Илһамны 15 яшеннән үз яныма Казанга алып килеп үстердем, тәрбияләдем. Бүгенге көндә ул – күпләрнең яраткан җырчысы. Инде гаиләсе дә бар. "Балалы солянка"да Илһам белән бергә җыр башкарырга җыенабыз. Сәхнәгә чыгып артыгын сөйләргә яратмыйм. Кайбер җырчылар җиде буын бабаларына кадәр сөйли, байлыгы белән мактана. Мин бу күренешне хупламыйм. Тамашачыга нәрсәгә кирәк ул? Халык үз тормышын да күреп туйган, концертка ял итәргә килә. Без дә матур чыгышларыбыз белән тамашачыны сөендерербез дип ышанам, – дип сөйләде безгә Хәмдүнә апа Тимергалиева.
Тамашада "Татар радиосы" ди-джее Гөлназ Сәфәрованың 4,5 яшьлек улы Айдан да катнашачак. "Айдан үзе генә җырлаячак, музыка укытучысы рояльдә уйнаячак. Дулкынлану, курку хисен белми. Хәтта концертны да алып барам, ди әле!" – диде Гөлназ. Алып баручы дигәннән, тамашаны Гөлназ Сәфәрова, Айваз Садыров һәм Раяз исемле нәни егет алып барачак.
"Балалы солянка" концертында шулай ук Татарстанның халык артистлары Хәния Фәрхи (биюче оныгы Әминә белән), Рөстәм Закиров, Әсхәт Хисмәт, Татарстанның атказанган артистлары "Зөләйлә" төркеме, ИлСаф, Ринат Вәлиев, "Болгар радиосы" милли музыка премиясе ияләре Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Сиринә Зәйнетдинова, "Голос-дети" проектында финалга чыккан Сәидә Мөхәммәтҗанова, Халыкара "Алтын Барс" премиясе лауреатлары Фирдүс Тямаев, Дилә Нигъмәтуллина, Илназ Баһ, Ринас Әхмәтов, Иркә, ИлГәрәй, Илдар Әхмәтов чыгыш ясар дип көтелә.