Дрон-вертолёт кешеләрне күтәреп йөртергә сәләтле
9 Jan, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Ghost Drone проекты белән күпләргә билгеле булган Ehang компаниясе CES 2016 күргәзмәсендә Ehang 184 дип исемләнгән дрон-вертолет тәкъдим итте. Әлеге дрон мини-вертолет формасында ясалган һәм бер пассажир (яисә 118 кг авырлыктагы йөк) күтәреп йөрергә сәләтле.
Дронга смартфон өчен махсус кушымта кулланып бары тик нинди адрес буенча баруыгызны гына хәбәр итәргә генә кирәк, ул пассажирны үзе илтеп куячак. Дрон-вертолет 4G стандартын куллана, иминлек системасы белән җиһазландырылган, 3,3 км биеклектә 100 км/сәг тизлек белән оча ала.
Дронның бәясе якынча $300 000 - $400 000 булыр дип көтелә.