Apple компаниясе электромобильләр җитештерәчәк
10 Jan, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Apple компаниясе үз автомобильләрен җитештерергә планлаштыра. Компаниянең автомобильләр өчен җитештерелгән төрле җайланмалары бар иде инде. Мәсәлән, CarPlay дип исемләнгән система iPhone хуҗаларына автомобиль йөрткәндә кулларны рульдән аермыйча смартфоннан файдалану мөмкинлеген бирә.
Соңгы айларда Apple компаниясенең Ford һәм Mercedes-Benz компанияләре хезмәткәрләрен үзенә эшкә алуы мәгълүм. Шушы көннәрдә компания Интернет челтәрендә apple.car, apple.cars һәм apple.auto доменнарын теркәде.
Кайбер мәгълүматларга караганда, Apple компаниясе 2-3 елдан күпләп электромобильләр җитештереп чыгара башлаячак. Димәк, якын арада автомобиль төзү өлкәсендә яңа техник революция булуы мөмкин.