Казанда “Tatarstan.ru” VIII Идел буе эстрада осталыгы ачык конкурсы үткәрелә
21-24 гыйнвар көннәрендә Казанда балалар һәм яшүсмерләр арасында “Tatarstan.ru” VIII Идел буе эстрада осталыгы ачык конкурсы була. Ел саен әлеге бәйгедә 6-25 яшьлек 2 меңләп катнашучы “Вокал”, “Вокаль-хореографик композиция”, “Уен кораллары жанр”ы номинацияләрендә сәләтләрен күрсәтә. Быел бу исемлеккә тагын “Театр сәнгате” номинациясе дә өстәлгән.
21 гыйнвар көнне Вахитов районының Үзәк мәдәният йортында конкурсның “Вокал”, “Вокал-хореографик композиция” номинацияләрендә конкурс программасы уздырылачак. Аннан соң “Театр сәнгате” номинациясендә сәләтлеләрне ачыклау ниятләнә. Шул ук көнне шәһәрнең А. Алиш исемендәге балалар иҗаты сараенда “Уен кораллары жанр”ы номинациясе буенча конкурс программасы була.
22 гыйнварда “Полимер” мәдәният йортында “Хореография” номинациясе буенча конкурс программасын уздыру планлаштырыла.
24 гыйнвар көнне республика башкаласының “Palladium” ресторанында конкурсның йомгаклау концерты һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак. Жюри составына РФ һәм ТР да танылган сәнгать әһелләре кергән, диелә оештыручылар хәбәрендә.