Депутатлар арасында БДИга каршы чыгучылар табылган
26 Jan, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
ЛДПР депутатлары Бердәм дәүләт имтиханнарын гамәлдән чыгару турында канун проекты эшләгән. Әлеге документ Россия Дәүләт Думасында каралырга тиеш.
"Проект нигезендә БДИны мәктәптән чыгарылыш һәм югары уку йортларына кабул итү сынавы булудан туктату тәкъдим ителә", – диелә документның аңлатмасында.
Канун проекты авторлары фикеренчә, Бердәм дәүләт имтиханы формасы гомуми урта һәм урта белем бирү программасы буенча белем алучылар тапшырачак дәүләт имтиханнары белән алмаштырылырга тиеш.