Наркотик куллану-кулланмауга тикшерү
16 Sep, 2008 Сылу 0
8 сентябрьдән Казанда укучыларны наркотик куллану-кулланмауга профилактик тикшерү башланып китте. Алдан әзерләнгән план буенча 2008 елның беренче ярты еллыгында 160 мең кеше тикшерү узарга тиеш булган. Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәге аңлатуынча, министрлыклардан җыелган 4 миллион сум белән әлеге тестларны үтүгә бүленеп бирелгән суммаларны кушкач та, алар барлык ихтыяҗны канәгатьләндерергә җитми.
Димәк, алда республикабызның 120 мең укучысын наркологик тикшерү көтә. Ә бу 50857 мәктәп баласы, 8013 башлангыч һөнәри белем бирү оешмалары укучылары, 13522 урта махсус уку йорты һәм 47608 югары уку йорты студенты дигән сүз. Акча күчерелгән очракта, калган 40 мең дә исәпкә алыначак.