Белем.ру порталында сыйфатлы татарча ресурслар саны арта бара
Белем.ру порталында сыйфатлы белем бирү ресурслары саны елдан-ел арта бара. 2015 елда гына да редакторлар кулын үтеп порталда барлыгы 80 гә якын татарча электрон материал - дәрес планнары, сценарийлар, рефератлар һ.б. фәнни хезмәтләр урнаштырылган. Аларны нәшриятта бастырып чыгарсаң саллы гына бер китап килеп чыгар иде, мөгаен.
Бер караганда, башка еллар белән чагыштырганда бу сан алай күп тә түгел. Әгәр Татарстанда татар телендә белем бирү чикләүләрсез алып барылса, порталыбызга килгән материаллар саны бермә-бер артык булыр иде, югыйсә. Татар мәктәбе булып та рус телендә белем биргән укытучыларның ни рәвешле сыйфатлы татарча ресурслар әзерләргә вакытлары булсын да, ничек итеп аны безгә юлласын, ди?! Шулай булуга карамастан, туган телләрен саклаучы, татар телендә мөмкин кадәр файдалы һәм сыйфатлы белем бирү ресурсларын булдыручы укытучыларыбыз туган телебезгә хезмәт итүләрен туктатмыйлар. Балалар туган телләрендә сыйфатлы белем алалар, зур дәрәҗәләргә ирешәләр, дөнья күләмендә танылган шәхесләргә әйләнәләр. Шул ук вакытта үз туган телләрен онытып, тормышта үзләрен тапмаган яшьләр саны арта бара. Аларның бәхетсез булуларында күпчелек ата-аналар үзләре гаепле, дип уйлыйм. Мәктәптә рус телендә укытыгыз дип даулап йөргән, башка татарлар белән дә үз туган телләрендә аралашмаган ата-аналар...
Бер нәрсәгә дә карамастан, без порталыбызда быел да "Айның иң яхшы ресурсы" бәйге-акциясен дәвам итәбез. Гыйнвар аенда порталыбызга барлыгы 6 ресурс кабул ителеп урнаштырылды. Сез алар белән http://belem.ru/best_01_16 адресы буенча күчеп яисә уң яктагы "Ай ресурсы өчен тавыш бирү" кнопкасына басып кереп таныша, аларның иң яхшылары өчен тавыш бирә аласыз. Тавыш бирү, гадәттәгечә, 2 атна дәвам итәчәк.
Барлык авторларга фәнни хезмәтләре өчен портал редакциясе исеменнән рәхмәтемне белдерәм. Кулланучыларыбыз тавышларын жәлләмәсләр, порталда урнаштырылган ресурсларны югары бәяләрләр, дип ышанып калабыз!
Белем.ру порталы җитәкчесе Раил Гатауллин