Хәрбиләргә яңалык
16 Sep, 2008 Сылу 0
Фәнни дәрәҗәләре булган хәрби хезмәткәрләр бик тиздән яңа льготага ия булачак. Сүз бирелгән вакыттан алда чираттагы хәрби исемне алу мөмкинлеге турында бара. Бу турыдагы закон проекты Дәүләт Думасына юлланган. Закон проекты авторы оборона буеча дума комитеты башлыгы Виктор Заварзин сүзләренә караганда, бу норматив документ нигезендә хәрбиләргә алар биләгән хәрби дәрәҗәгә каралган исемнән бер баскычка югарырак булганы биреләчәк.
Әлегә хәтле мондый мөмкинлеккә хәрби һәнәри белем бирү оешмаларында укытканнар гына ия була. Бу үзгәртүләр дәүләт бюджетыннан өстәмә 2 миллион сум күләмендә акча таләп итәчәк.
Чыганак: www.5ballov.ru