Анам теле турында уйланулар
Һөнәрләре Ана теле белән бәйле укытучылар, артистлар, концерт алып баручылар, радио-телевидение хезмәткәрләре, нәфис сүз осталары, яшь язучылар, балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүчеләр өчен кулланма.
Ни өчен “Ана теле”, ни өчен ул “Ата теле” түгел?
Хәзер инде “Ана теле” дип сөйләмиләр, кызганыч ки, “Туган тел” “Татар теле” дип кенә җиффәрәләр. Мин алай сөйләшкәннәргә каршы түгел, ара-тирә “Туган тел” дип тә, “Татар теле “ дип тә сөйләсеннәр, ләкин ни өчен бөтен кардәш халыклар “Ана теле” дип сөйләгәндә без генә “Туган тел” гыйбарәсен алга сөрәбез? Ни генә булмасын, “Ана теле” алдан йөрергә тиеш, дим, “Туган тел” “Ана теле”н кысрыклап чыгарырга тиеш түгел. Иң беренчеләрдән булып, матбугатыбызда “Ана теле” алдан йөрергә тиеш. Аннан соң, радио-телевидение, мәктәпләр бу изге эшкә тотынырга тиеш.
Ата-бабаларыбыз гел яуда, гел ауда, ерак көтүлекләр, җәйләүләрдә маллар көткәндә хатын-кызлар гел казан-учак янында, гел балалар тәрбияләүдә булып, озын кичләрдә балаларына дастаннар, риваятьләр сөйләгән, җырулар җырлаган, ана кеше борынгы йолаларны, телебезне йола хәзинәбезне саклаган, ул хәзинәне балаларына, оныкларына биреп калдырган. Шуңа күрә дә ул тел Ана теле дип аталган да.
Төркиядәге татар авылларына сәяхәтем вакытында мин шуны аңладым. Төркиядәге татар гаиләсендә казан янында, учак янында, өйдә, каралты-курада саф татарча Ана теле яңгырый иде, ирләр–егетләр исә төрек аһәңле татар телендә сөйләшә булып чыкты. Чит илләрдә яшәүче татар гаиләсендә телебезне ана кеше саклый, дәвам итә икән. Ана теле дими, ни диярсең, валлаһи.
Сөйләмебездә дә, матбугатыбызда да “Ана теле” алдан йөрергә тиеш, “Туган тел” белән “Ана тел”ен кысрыкламыйк, рәнҗетмик, зинһар! Без –каләм ияләре, без – радио-телевидение хезмәткәрләре, “Ана теле” сагындагы шәхесләр, Ана телен сафландырыйк, чистартыйк, анабызны сөйгән кебек, Анабыз телен дә ихлас яратыйк, тәрбиялик, аны шәрәфле алтын тәхеткә утыртыйк, “йөрмәсен милләт кашсыз йөзек киеп”.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Анам теле турында уйланулар (сүзлек) | 732 KB |