Укучылар һәм студентлар өчен ташламалар
17 Sep, 2008 Сылу 1
Көндезге бүлектә белем алучы студентлар, һөнәри техник училище һәм мәктәп укучыларына Россия тимер юлларында йөрү өчен ташламалар сакланачак. Бу турыда күптән түгел узган Россия Федерациясе хакимияте президиумы утырышында вице-премьер Александр Жуков хәбәр итте.
Россия тимер юллары компаниясе ташламаларны саклап калачак. Сүз шәһәр янында йөрүче һәм ерак юлга чыгучы поездлар турында бара. Ташламалар элеккечә калачак, ягъни укучылар тулы билет бәясенең 50 процентын гына түләргә тиеш булып чыга.
Чыганак: www.5ballov.ru
Фикерләр
Кунак
18 Сентябрь, 2008 - 13:51
Permalink
Укучылар һәм студентлар өчен ташламалар
Ни өчендер мондый ташламалар автобус белән йөрүчеләргә каралмый...