Татарстан Республикасы театр әһелләре берлеге "Тукай замандашлары" бәйгесенә чакыра
16 Feb, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Татарстан Республикасы театр әһелләре берлеге "Тукай замандашлары" бәйгесенә чакыра. Әлеге бәйге Габдулла Тукай исемендәге VI Бөтенроссия сәнгатьле укучылар бәйгесе кысаларында оештырыла. Бәйге 1 февральдән алып 22 апрельгә кадәр үткәрелә.
Бәйгенең финал этабы Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актёрлар йортында 18-20 апрельдә,ә Гала-концерт 22 апрель көнне узачак.
Сайлап алу туры җиңүчеләре турында мәгълүматны std.tatar@yandex.ru адресы буенча 2016 елның 30 нчы мартыннан да соңга калмый юлларга кирәк.
Шулай ук, укытучыларның квалификацияләрен күтәрү кысаларында семинар оештырыла. Ул 29 нчы февральдән алып 2 нче февральгә кадәр үтәчәк.
Бәйгегә/семинарга чакыру хаты һәм башка мөһим мәгълүмат түбәндә беркетелгән.