Ришвәт алган укытучыны 7 елга төрмәгә ябулары мөмкин
19 Feb, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Казанда ришвәт алган бер укытучыны 7 елга төрмәгә ябулары мөмкин. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Казанның Энергетика университеты профессоры студентлардан яхшы билге өчен 4500 сум күләмендә ришвәт алган. Студентлар ул акчаны укытучының банк картасына салганнар. Профессор үз гаебен танымый.
Хәзерге вакытта әлеге укытучыга карата "Ришвәт алу" статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.