.tatar доменындагы татар сайтлары
Татнетны үстерү фонды инде берничә ел дәвамында татар интернетын күзәтеп тора, статистикасын алып бара һәм үсеш динамикасын барлый. Күптән түгел фонд үзенең рәсми сайтында өч еллык статистик мәгълүматларны урнаштырды, Татнет үсешенә анализ ясады һәм .tatar доменындагы сайтларны барлап чыкты.
Татнетны үстерү фонды мәгълүматларына караганда, интернетта .tatar доменында эзләү системалары индекслаган 208 сайт бар. Алар арасыннан 23 сайт (11%) киберсквоттерлар тарафыннан ачык рәвештә сатуга куелган (avia.tatar, bahetle.tatar, club.tatar, futbol.tatar, map.tatar, moda.tatar, money.tatar, tfb.tatar һ.б.), 120 сайтны (57,7%) инде кулланырга мөмкин һәм 208 сайт арасыннан 22 сайт (10,5%) татар телендә эшли.
Тулы мәгълүмат белән Фондның рәсми сайтына (http://tat-i.net) кереп танышырга була.
Исегезгә төшерәбез, .tatar доменында урнашкан сайтлар быел "Белем җәүһәрләре" бәйгесендә катнаша ала, моның өчен аерым номинация булдырылган.
PS. Татнетны үстерү фонды үткәрә торган төп бәйгеләр: