«Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Ибн Фадлан сәяхәте: Багдадтан Болгарга кадәр Идел буйлап» күргәзмәсе ачылды
19 февральдә «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Ибн Фадлан сәяхәте: Багдадтан Болгарга кадәр Идел буйлап» күргәзмәсе ачылды. Аны Дәүләт Эрмитажы һәм «Казан Кремле» тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы, Дәүләт тарих музее, Дәүләт Көнчыгыш музее, Ш. Мәрҗани исемендәге фәнни һәм мәдәни программаларга ярдәм итү һәм аларны үстерү фонды, Волгоград өлкә туган якны өйрәнү музее, Самара өлкә тарих-туган якны өйрәнү музее, Әстерхан берләштерелгән тарих-архитектура музей-тыюлыгы оештырган.
Экспозициядә ике меңнән артык экспонат: аерым предметлар белән беррәттән, тулаем комплекслар да куелган. Тарихи ядкарьләр арасында Көнчыгыш Европа халыкларының декоратив-гамәли һәм зәркәнчелек эшләнмәләре, Якын һәм Урта Көнчыгыш чүлмәкчеләр һәм пыялачылар җитештергән әйберләр куелган. Аларның күбесе җәмәгатьчелеккә беренче тапкыр күрсәтелә.