Мексика белән дуслык
Шушы көннәрдә В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетында Мексика бәйсезлеге көненә багышланган чаралар узды. Аны КДУның чит ил студентлары Ассоциациясе һәм КДУның хезмәттәшлек һәм интернациональ дуслык Клубы оештырды. Биредә университет студентларына Мексиканың бай тарихы, мәдәнияты һәм гореф-гадәтләре белән танышу мөмкинлеге тудырылган иде. Оештыручылар сүзләренә караганда, бу очрашуның төп максаты.
Чараны ачуда Мексиканың Мәскәүдәге илчелеге вәкилләре дә катнашты. Бирегә килүчеләр үкенү хисен кичермәгәндер. «Fiesta Mexicana» исемле кичке бәйрәм, Мексика халкының милли ашларын һәм традицион эчемлеге - маскальне авыз итү, уеннар уйнау кайсы гына студентның күңеленә хуш килмәс икән!? Өстәвенә, мексикалылар биюе - сальсаны да өйрәнергә була иде.