«Киләчәк буын сәламәтлеге өчен белем алу”
Шушы исем астындагы яшьләр проекты конференциясенә Казан югары уку йортларында белем алучы 900гә якын студент җыелды. УНИКСта алар Мәскәү һәм Казан онкологлары, Татарстан Республикасының Сәламәтлекне саклау министрлыгы җитәкчеләре белән очраштылар.
Татарстан Республикасының Җәмәгать палатасы әгъзасы, профессор, медицина фәннәре докторы Владимир Менделевич, республикабыз Дәүләт Советының иҗтимагый сәясәт буенча комитет рәисе Чынгыз Мәхмүтов, Татарстан Республикасының Сәламәтлекне саклау министры Айрат Фәррахов, Татарстанның Республика клиник онкология диспансеры баш табибы, медицина фәннәре докторы, профессор Рөстәм Хәсәнов, Блохин исемендәге Россия онкология фәнни үзәге онкологы, медицина фәннәре докторы Руслан Шишков ике сәгать дәвамында студетларның дистәләгән соравына җавап бирде. Микрофон янында торган чират онкология темасы яшьләр арасында актуаль булуын раслый. “Аудитория куандырды. Бүгенге яшьләр үз һәм якыннарының сәламәтлеге турында уйлана. Ышаныгыз, без ул яшьтә андый түгел идек. Күгебез аяз, тормыш мәңгелек кебек тоела иде. Заман яшьләренең үз сәламәтлекләренә караш бөтенләй икенче”, - дип уртаклашты Рөстәм Хәсәнов.