Укучылар Кодексы
18 Sep, 2008 Сылу 0
Тиздән Яр Чаллы шәһәренең белем бирү оешмаларында укучылар өчен махсус Кодекс кертелергә мөмкин. Бу турыда Балалар шәһәр Думасының беренче утырышында фикер алышканнар.
Әлеге Кодекска укучы үтәргә тиеш вазыйфалар һәм аның хокуклары керәчәк. Кодекс булгач аны үтәү бар укучыларга да мәҗбүри санала. Әлеге җыелманы укучылар үзләре төзүе мөһим. Чөнки үзләрен борчыган проблемаларны алардан да күбрәк белүче юк. Ләкин билгеле булганча, үсмерләрне катгый норма кысаларына бер кайчан кертеп бетереп булмый. Шуңа да Кодексның нәтиҗәлелеген вакыт күрсәтер.