Бүгеннән Казан мәктәпләрендә туклану бәясе кыйммәтләнде
1 Mar, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Бүгеннән Казан мәктәпләрендә туклану бәясе кыйммәтләнде.
Хәзер иртәнге аш – 22 сум, төшке аш – 58 сум тора. Бу хакта шәһәр Башкарма комитетының мәгариф идарәсе фәрманында әйтелә. Туклану бәясе арту азык-төлеккә бәя кыйммәтләнү белән бәйләп аңлатыла. Мәктәп ашханәләрендә бәя арттырырга кирәклеген Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты инде күптәннән кузгалта. Чөнки бер баланы мәктәптә тукландыру өчен тәүлегенә 120 сумнан ким булмаган күләмдә акча тотыла дигән фикер алга сөрелде.