«Яшь татнетчылар» интернет-проектлар бәйгесенә гаризалар кабул итү дәвам итә
Хөрмәтле дуслар! II Республикакүләм «Яшь татнетчылар» интернет-проектлар бәйгесенә гаризалар кабул итү дәвам итә.
Бәйгедә гамәлдә булып эшләп килүче сайты белән I - IX сыйныф укучылары – сайт авторлары катнаша ала. Бәйгедә катнашу өчен гариза электрон формада тутырылып tisbi-chelny@mail.ru электрон адресына җибәрелә.
Бәйге Татнетны үстерү фонды (http://tat-i.net), ТР Яр Чаллы шәһәре «Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе һәм ТР «ТИСБИ» идарә университеты» дәүләти булмаган югары профессиональ белем бирү учреждениесенең Яр Чаллы филиалы тарафыннан оештырыла.
Бәйгене үткәрү тәртибе һәм этаплары (2015/16 уку елы):
- I этап. Гаризалар кабул итү: 22 гыйнвар – 31 март;
- II этап. Җиңүчеләрне билгеләү: 01 – 10 апрель;
- III этап. Җиңүчеләрне бүләкләү: 23 апрель.
Бәйгедә катнашу өчен тулырак мәгълүмат: II Республикакүләм «Яшь татнетчылар» интернет-проектлар бәйгесе (2015/16 уку елы).