Татарстан фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттаховның Халыкара хатын-кызлар көне белән котлавы
Хөрмәтле коллегалар, сөйкемле хатын-кызлар!
Сезне чын йөрәктән 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм!
Әлеге искиткеч матур бәйрәмнең бөтен табигать уяна башлау белән туры килүе юкка түгелдер. Нәкъ менә Сез – хатын-кызлар, үз мөлаемлыгыгыз белән тормышыбызны бизисез, акыл һәм түземлегегез, эш сөю һәм талантыгыз белән сокландырасыз, безне яңа җиңүләргә һәм уңышларга илһамландырасыз, зур планнарны тормышка ашыру өчен күңелләрдә ышаныч тудырасыз.
Республиканың мәгариф учреждениеләрендә бүгенге көндә 70 меңгә якын педагог эшли, аларның күпчелеге – Сез, гүзәл хатын-кызларыбыз. Балалар белән эшләү йөкләмәсен башкару һәм темпны тоту көчле булуны таләп итә. Сез – безнең алтын фондыбыз, илнең таянычы һәм горурлыгы.
Сезгә бәхет, сәламәтлек, шатлык телим! Туганнарыгыз һәм якыннарыгыз һәрвакыт яныгызда булсын! Сезгә күркәм хезмәтегез өчен рәхмәтемне белдерәм!
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов