"Казан шәһәренең иң яхшы укытучысы - 2016" бәйгесе җиңүчесе билгеле
Бүген Казан Ратушасында “Казан шәһәренең иң яхшы укытучысы - 2016” бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы булды. Әлегә исемгә Идел буе районы 35 нче номерлы мәктәбенең биология укытучысы Ксения Сапарова лаек дип табылды.
“Мин укучылар белән һәрвакыт каядыр барырга, аларга якынрак булырга тырышам. Балаларның белеме артуы белән бергә, мин дә укытучы буларак үсәм”, - диде ул журналистлар белән аралашу барышында җиңүенең сере нәрсәдә дигән сорауга җавабында.
Җиңүче сүзләренчә, бәйгенең сынаулары шактый катлаулы булган, чөнки укытучылар үзләрен педагог буларак кына күрсәтеп калмыйча, иҗади яктан да ачкан, ачык дәресләр, мастер-класслар үткәрелгән, эссе язган, үзләренең сайтларын булдырган.
Хезмәт юлын өстәмә белем бирү педагогы буларак башлаган Ксенияның, 25 яшьлек кенә булуына карамастан, инде 6 ел педагогик стажы бар.
“Җиңү минем өчен бөтенләй көтелмәгән булды, чөнки моңа лаеклы катнашучылар күп иде. Зур стажлы укытучылардан мин бик күп нәрсәгә өйрәндем, тәҗрибә күрсәткәнчә, үзем дә аларга нидер өйрәтә алганмын”, - диде бәйгедә җиңгән укытучы.
Казанның ел укытучысы республика күләмендә үткәреләчәк “Ел укытучысы - 2016” бәйгесенә юлламалы булды.