"Идел" журналы кызыклы бәйге тәкъдим итте
"Идел" журналы үзенең ВКонтакте челтәрендәге төркемендә кызыклы бәйге тәкъдим итте. Ул бик гади һәм анда укытучылар да, укучылар да катнаша ала. Бәйге "Идел бит ул, киң бит ул" дип атала.
Бәйгенең максаты - кешеләрдә туган-як табигатенә игътибарны арттыру, туган як табигатен кадерләргә өйрәтү.
Бәйгенең биреме - Идел елгасында боз китүне дөрес фаразлый белү. Фаразны язып калдыру өчен, "Идел" журналының ВКонтактедагы төркеменә керергә кирәк. Фаразны язып калдырганнан соң, яисә аңа кадәр әлеге игълан язмасы белән уртаклашырга онытмагыз.
Фаразлар 25 нче мартка кадәр кабул ителә.
Бәйгенең таләпләре һәм бүләкләр турында төркемнең үзенә кереп танышырга мөмкин. Бәйгедә катнашу өчен бирелгән адрес буенча керегез: https://vk.com/idel_tat.
Барлык катнашучыларга да уңышлар теләп калабы!