Россия балалар бакчаларында 350 мең яңа урын барлыкка килгән
14 Mar, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
2015 ел дәвамында Россия балалар бакчасында 350 меңгә якын яңа урын барлыкка килгән.
Бу хакта РФ Хөкүмәтенең рәсми сайтында хәбәр ителә. " 2015 елда Россия төбәкләрендәге балалар бакчасында 343,38 мең урын барлыкка килде. Өстәмә рәвештә 13 463 кеше, шул исәптән 6073 мөгаллим эшкә алынды. Төбәкләрдә 1085 яңа балалар бакчасы ачылды", – диелә хәбәрдә.
Тапшырылган исап мәгълүматлары буенча, балалар бакчасы мөгаллимнәренең уртача хезмәт хакы 25 556 сум булган.