Түгәрәк саннарны кушу һәм алу (математика: III сыйныф)
17 Mar, 2016 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Йосыпова Рәисә Фаил кызы, ТР Арча районы “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернаты”ның башлангыч сыйныф укытучысы
- Балалар, җепшек көндә кардан тагын нәрсә ясап була? Әйдәгез, кар бабай ясыйк.
- Беренче кар йомарламын ясыйк. Моның өчен сезгә биремне эшләргә кирәк. Саннар рәтендә кайсы сан артык? Ни өчен?
70 40 21 90 30 100 20
Беренче йомарлам әзер!
Икенче йомарламны ясыйбыз. Бирелгән саннарны үсә бару тәртибендә дәфтәрләргә язабыз.
20 30 40 70 90 100
Икенче йомарлам әзер!
Ә хәзер өченче йомарлам - кар бабайның баш өлешен ясыйбыз. Ләкин аңарчы без сезнең белән түгәрәк саннарны кушарга һәм алырга өйрәнергә тиешбез. Бирелгән саннар белән мисаллар төзеп карыйк әле. Мәс.:
30 + 40 = 70 (3 дис. + 4 дис. = 7 дис. = 70 бер.)
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Түгәрәк саннарны кушу һәм алу (математика: III сыйныф) | 19.07 KB |
Ресурс төре:
Предметлар: