“Укытучы – Укучы” IV Республика ансамбльләр конкурсы үткәрелә
23 Mar, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Казанның 2 нче номерлы музыка мәктәбендә “Укытучы – Укучы” IV Республика ансамбльләр конкурсы уздырыла. Йомгаклау концерты исә 25 мартка билгеләнгән, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Быел конкурста музыка мәктәпләренең фортепиано, кыллы, тынлы, халык музыка уен кораллары, вокал бүлекләреннән 85 ансамбль катнашачак. Әсәрләрне укучылар һәм укытучыларның бергәләшеп башкаруы конкурсның үзенчәлеге булып тора.
Конкурсантларны Казан дәүләт консерваториясе һәм Казан музыка көллиятенең әйдәп баручы укытучылары бәяләргә алына.