Казанда "Туган телем - Тукай теле" дип исемләнгән ачык шәһәр фестиваль-бәйгесе үткәрелә
23 Mar, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
http//dk-unost.ru
"Туган телем - Тукай теле" дип исемләнгән ачык шәһәр фестиваль-бәйгесен үткәрү тәкъдиме белән Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары администрацияләре чыккан. Бәйгенең төп оештыручысы - Казан шәһәренең "Юность" мәдәният сарае.
Конкурс өч яшь категориясендә үткәрелә: 5-7 яшь, 8-11 яшь һәм 12-14 яшь.
Бәйгенең номинацияләре:
- сәнгатьле сөйләм,
- вокал,
- әдәби театр.
Җиңүчеләрне ачыклау өч этапта башкарылачак:
- I этап - район туры (16 март - 1 апрель);
- II этап - шәһәр туры (16 апрель көнне "Юность" мәдәният сараенда, 9.00 - 16.00 сәгатьләрдә)
- III этап - гала-концерт (16 апрель көнне "Юность" мәдәният сараенда, 18:00 сәгатьтә башлана).
"Юность" мәдәният сарае Казан шәһәре, Химиклар урамы, 11 адресы буенча урнашкан. Элемтә өчен телефон: 8 (843) 571-84-81.
Бәйгенең нигезләмәсе түбәндә беркетелгән.