Тәгъзия һәм мәрсияләрдә Габдулла Тукай шәхесенең чагылышы
Соңгы елларда җәмгыятебездә барган кискен иҗтимагый-сәяси, рухи- мәдәни үзгәрешләр әдәби мирасны барлау, моңа кадәр бәяләнгән әдәби күренешләргә яңача карау, күп сәбәпләр аркасында өйрәнелми яткан рухи шигырьләре белән телебездән төшми торган сөекле шагыйребез Габдулла Тукай белән бәйләнешле күп кенә материалларны табып өйрәнү системага салына башлады. Моңарчы Габдулла Тукай тормышын һәм шигъриятен гомуммилли яссылыкта бәяләгән, аның фани дөньяда яшәешен, шигъри сәләтен, вакытсыз үлемен дини-фәлсәфи, Ислам мәдәнияте кануннарына салып үлчәгән тәгъзия мәкаләләре, мәрсияләр укучыларга тиешенчә җиткерелмәде кебек. Ә Тукай шәхесен аңлау һәм бәяләү юллары, үлчәүләре һәм авторлар позициясе махсус өйрәнелүгә лаек дип уйлыйм мин.
Мәгълүм булганча, Г.Тукайның вакытсыз үлеме, татар һәм төрки – мөселман дөньясында киң яңгыраш ала. Шагыйрьнең вафаты турында хәбәр иткәч, Русиянең төрле почмакларында яшәүче татарлар гына түгел, хәтта чит илләрдәге милләттәшләребез дә тирән кайгы кичерә. Бу вакыйга мөнәсәбәте белән язылган язмалар 1913-1914 нче еллар вакытлы матбугатында бигрәк тә “Йолдыз”, “Вакыт”, “Кояш”, “Ил”, “Мәктәп”, “Аң” газета-журналлары битләрендә яктыртыла, бер-бер артлы кайгы уртаклашу телеграммалары, тәгъзия хатлары басыла башлый. Ә XX гасыр башы лирикасын тудырган каләм ияләренең күбесенең Тукайның милләтебезгә хас булган фаҗигале гомере, үксез хыяллары, ятим хисләре күңелләрен кузгата. Бер-бер артлы басылып кына торган мәрсияләр шул хакта сөйли.
Бу хезмәтемнең максаты – әдәбиятыбызның төрле чорлары арасыннан җитди игътибарга лаек булган XX гасыр башы татар әдәбиятының халыкка аз таныш булган һәм җитда игътибарга лаек булып та, хәзергәчә тиешенчә бәяләнмәгән, күпчелек шагыйрьләре һәм аларның Габдулла Тукайның тормышын һәм шигъриятен гомуммилли яссылыкта бәяләгән әсәрләре, вакытсыз үлемен дини-фәлсәфи, Ислам мәдәнияте кануннарына салып үлчәгән тәгъзия мәкаләләре белән таныштыру. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай шәхесенең тәгъзия һәм мәрсияләрдә чагылышын сурәтләү аша татар кешесенә бик аз таныш булган кызыклы, катлаулы бер дәверне аерып алып күрсәтәсем килә.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Тәгъзия һәм мәрсияләрдә Габдулла Тукай шәхесенең чагылышы (фәнни-практик эзләнү эше) | 7.14 MB |