Казан федераль университеты - 441 нче урында
Россиянең дүрт вузы "Уңышлы университетларның глобаль рейтингы" йөзлегенә кергән, ул беренче апрельгә махсус әзерләнгән, дип хәбәр иткәннәр ТАССка халыкара проектның матбугат хезмәтендә.
Fortunate 500 World University Rankings уңышлы университетларның глобаль рейтингы - халыкара югары белемне тикшерүчеләр командасының бәйсез проекты, аңа "Югары икътисад мәктәбе" илкүләм тикшеренү университетының Мәгариф институты вәкилләре дә кергән. Рейтингның беренче йөзлегенә кергән Россия вузлары арасында М.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты (дөньяда 15нче урын), Түбән Новгород дәүләт университеты (18 урын), "МИСиС" Илкүләм тикшеренү технологик университеты (50 урын) һәм "Югары икътисад мәктәбе" илкүләм тикшеренү университеты (76нчы урын) бар.
Рейтингның биш йөзлегенә Россиянең 14 югары уку йорты кергән, шул исәптән "5-100" дәүләт программасында катнашучы 10 вуз. Казан федераль университеты 441нче урынны били.