Сочида яңа университет ачылачак
23 Sep, 2008 Сылу 0
2012 елда Сочида Олимпиада уздыру уңаеннан Россия халыкара олимпия университеты ачылачак. Мондый тәкъдим белән 2014 елгы кышкы Олимпия уеннарының оештыру комитеты чыгыш ясады. “Сочи–2014” оештыру комитетының Президенты Дмитрий Чернышенко ассызыклавынча, теләсә кайсы инновациянең нигезендә кешеләр капиталы ята.
Яңа университетта халыкара спорт менеджменты өлкәсендәге белгечләр әзерләнәчәк. Шулай ук университетта олимпия уеннарының төп функцияләренә тәңгәл килгән 24 кафедра, 9 лабораториядән торган тикшеренү үзәге дә планлаштырылган.
Чыганак: 5 баллов