Казанда шигырь укучыларның Г.Тукай исемендәге VI халыкара конкурсы финалы үтәчәк
18-22 апрельдә Казанда М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында (Щапов ур., 37) шигырь укучыларның Г.Тукай исемендәге VI халыкара конкурсы финал туры була. ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Театр әһелләре берлеге, Федераль татар милли-мәдәни мохтарияте гамәлгә куйган конкурс татар халкының бөек улы Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлана.
Актерлар йортыннан хәбәр итүләренчә, финал турлар 18, 19, 20 апрельдә сәгать иртәнге 10нан кичке 5кә кадәр бара, 22се көнне җиңүчеләр һәм чакырылган кунаклар катнашында йомгаклау концерты белән төгәлләнә.
Аерым алганда, шигырь укучылар конкурсы – ул милли мирасны саклап калуга, татар телен пропагандалауга, заманча милли шигъриятне киңрәк даирәдә таратуга, милли мәдәниятнең үрнәк мисалларында шәхес тәрбияләүгә юнәлдерелгән, шулай ук балалар һәм яшьләргә иҗади канат куюны күздә тотып оештырылган социаль проект.
“Тукай замандашлары” темасы буенча уздырыласы конкурста 1-11 нче сыйныф укучылары, театр һәм музыка училищелары, иҗади югары уку йортлары студентлары катнаша ала. Быел конкурста катнашуга Казаннан 200, республика районнарыннан 140 гариза алынган, Россия төбәкләреннән – 105. Беренче тапкыр буларак, Кытай, Индонезия, Төркия һ.б. илләрдән катнашырга 20 кеше теләк белдергән.