“Идел кызы - 2016” бәйгесенең финал өлеше башланды
11 Apr, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Белем.ру порталының партнеры - "Идел" яшьләр журналы “Идел кызы - 2016” бәйгесенең финал өлешен башлап җибәрде. Бәйгенең финал өлешендә 22 конкурсант катнаша.
Бу этап 24 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. “Идел кызы – 2016” бәйгесенең җиңүчесе итеп иң күп тавыш җыйган катнашучы таныла. 25 апрельдә җиңүченең исеме игълан ителәчәк! Шулай ук аерым оештыручылар сайлавы буенча номинацияләрдә җиңүчеләр, 2нче, 3нче урыннарны алучылар да ачыкланачак.
Конкурсантларга тавыш бирү өчен http://idel-tat.ru/idel-qizi-2016 адресы буенча керергә кирәк.