Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты ВКонтактеда рәсми төркем булдырган
12 Apr, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Бүген Татарстан Республикасының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты ВКонтакте социаль челтәрендә үзенең рәсми төркемен эшләтеп җибәрде. Ул vk.com/obrnadzor_tatarstan адресы буенча урнашкан, төркемне бары тик департамент хезмәткәрләре модерацияли.
Әлеге төркемдә теркәлеп кулланучылар департамент хезмәткәрләре белән коррупция темасына фикер алыша, шикаять юллый яисә мәгариф өлкәсендә үзләрен борчыган башка темалар буенча аралаша алалар.