"Российский музыкант 2.0" пәйда булды
Агымдагы елның 15нче сентябрендә Мәскәү консерваториясе «Российский музыкант 2.0» исемле яңа порталын ачты. Порталның исеме турыдан консерваториядә 1938 елдан ук чыгып килгән басма газетага бәйле. Ахырдан өстәп куелган “2.0”ны порталның газетадан сыйфаты белән аерылып торуын аңлата, диләр. Бу консерватория басма матбугаты үсешенең чираттагы этабы икән. Биредә “Российский музыкант”, “Трибуна молодого журналиста” кебек консерваториянең басма газеталарыннан алынган мәкаләләрдән тыш, әле махсус интернет-портал өчен әзерләнгән материаллар да урнаштырылачак.
Бүгенге сайт-порталларның күбесенә хас үзенчәлек - интерактивлык. Биредә дә һәр материал турында фикер алышып була.
Порталның төп функцияләре изге - мәгърифәт тарату, классик музыканы популярлаштыру. Шул ук вакытта музыка проблемалары да читтә калмаячак, бу очракта музыкаль әсәрнең кайсы гасырда, нинди илдә, кем тарафыннан язылуы киртә була алмый.
Порталның тагын бер үзенчәлекле ягы бар, дөресрәге яңалыгы. Биредә классик һәм заманча музыканың Россиядә беренче рәсми видеоархивы булдырылачак.
Чыганак: window.edu.ru