КФУда "Уятмакчы булсаң халык күңелләрен" республика вузара шигърият бәйрәме үткәрелә
13 Apr, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Иртәгә, 14 апрель көнне сәгать 11дә, Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында, Габдулла Тукайга багышлап, "Уятмакчы булсаң халык күңелләрен" республика вузара шигърият бәйрәме уздырыла, дип хәбәр итә КФУның матбугат хезмәте.
Бәйрәмне әлеге институтның Габдулла Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге татар тел белеме кафедрасы оештыра. Чарада республиканың урта махсус һөнәри һәм югары уку йортлары студентлары катнаша ала. Алар Габдулла Тукай шигырьләрен яки аларның төрле телләргә тәрҗемәләрен, шулай ук, халкыбызның бөек шагыйренә багышлап, үзләре иҗат иткән шигырьләрен сөйләячәк.