Япониядә робот-гуманоидны мәктәпкә укырга кабул иткәннәр!
14 Apr, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Япониянең Васэда шәһәрендә Pepper исемле робот-гуманоидны мәктәпкә укырга кабул иткәннәр. Роботларның кешеләр бергә белем алулары - әле тарихта беренчесе!!!
Pepper берничә камера һәм датчик белән җиһазландырылган һәм барлык кеше эмоцияләрен дә диярлек таный ала. Ул инглиз телен дә, япон телен дә бик яхшы белә һәм үзлектән белем алуга сәләтле.
Әлеге төр роботларны Softbank Corp компаниясе җитештерә, берничә мең робот тиздән төрле оешмаларда (банкларда, кибетләрдә һ.б.) кешеләргә хезмәт күрсәтә башлаячак.
Шунысы да мәгълүм, әлегә Pepper физкультура дәресләреннән азат ителгән...