Алсу Хәсәнова исемендәге журналистлар премиясенә эшләр кабул ителә
19 Apr, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
“Ватаным Татарстан” газетасы һәм “Идел” журналы редакцияләре Алсу Хәсәнова исемендәге журналистлар премиясенә эшләр кабул итә башладылар.
Бәйгенең максатлары һәм бурычлары:
- проблемалы журналистика өлкәсендә язмалары, материаллары белән, шулай ук актив иҗтимагый эшчәнлеге белән гражданлык җәмгыятен үстерүгә, көн кадагына суга торган милли, социаль, гуманитар, мәдәни проблемаларны хәл кылуга ярдәм итүче талантлы яшь журналистларны ачыклау һәм бүләкләү;
- проблемалы журналистика өлкәсе буенча махсуслашкан журналистларның һөнәри үсешенә ярдәм итү.
Бәйгедә Татарстан Республикасы территориясендә эшләп, милли телдә язучы 20-35 яшьтәге профессиональ журналистлар катнашырга мөмкин.
А.Хәсәнова исемендәге премияне дәгъва кылуга кандидатларны массакүләм мәгълүмат чаралары, иҗтимагый оешмалар, авторлар үзләре, шулай ук бәйгене гамәлгә куючылар тәкъдим итәргә мөмкин.
Бәйге турында тулырак мәгълүмат белән "Идел" журналы сайтына кереп танышырга була.