Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев Нью-Йорк штатының дәүләт университеты вәкилләре белән очрашты
Сентябрьнең 12сендә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев Нью-Йорк штатының дәүләт университеты (SUNY-State university of New York) вәкилләре белән очрашу үткәрде. Очрашуда шулай ук наноикътисад Департаменты җитәкчесе, профессор Эдуард Капполи һәм «Эмпайр Инновэйшн» нано-технологияләр үзәге директоры, профессор Джон Элтер да катнашты. АКШ кунаклары 1816нчы елда ук төзелгән Нью-Йорк университеты тарихы турында сөйләгәннәр.
Очрашу барышында хезмәттәшлекнең приоритет саналган юнәлешләре билгеләнгән. Бу - Россия регионнарында башкала университетлары тәҗрибәсендә “икеле диплом” программасын булдыру, «ОН-ЛАЙН» режимда дистанцион белем алуны һәм алга таба башлаган укуны Татарстанның һәм АКШның югары уку йортларында аудитория шартларында теоретик һәм гамәли курслар белән тәмамлауны үстерү.
2006 елда Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы Нью-Йорк штатының дәүләт университеты белән Мәскәү дәүләт университетының 30 елдан да артык хезмәттәшлек тарихын өйрәнгәч, грант алган студент, аспирантларны алда аталган университетка җибәрү инициативасы белән чыккан иде. 2006-2007 уку елына университет һәм безнең министрлык арасында Татарстанның 17 студентын SUNYда укыту буенча Килешү төзелә. 2007 елның май аенда Татарстан Республикасы Хакимияте грантын алган студентлар SUNYдан әйләнеп кайтып, укуларын Татарстан югары уку йортларында дәвам итте, диелгән министрлыкның рәсми сайтында.