Татар теле һәм әдәбият укытучысының һөнәри һәм шәхси сыйфатлары
30 Apr, 2016 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Сафина Лилия Иншат кызы, Татарстан Республикасы Казан шәһәре Вахитов районы 96 нчы гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
«...Заман һәм мәдәният алга үскәнчә һәм икенче төрле итеп әйткәндә, ихтыяҗ һәм мәҗбүрилек кебек нәрсәләр мәҗбүр иткәнчә, укыту рәвешләре төрлеләнер, монда исә акыл ияләре берләшәләрдер», – дип бик хаклы язган күренекле мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин. Чыннан да, җәмгыять үсешенә бәйле рәвештә, укыту процессы да һәрвакыт үсеш-үзгәреш кичерә. Яңа мәктәп, киләчәк мәктәбенең төп максаты – зыялы, югары культуралы, актив тормыш позициясенә ия булган укучы шәхес тәрбияләү. Кешелекнең киләчәге, Ватан язмышы, гаилә бәхете, киләчәктә гражданин булачак баланың менә бүген нинди тәрбия һәм белем алуына бәйле. Бүгенге балаларыбыз тагын берничә елдан соң нинди кеше булыр, ата-бабаларының лаеклы дәвамчысы була алырмы?
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Татар теле һәм әдәбият укытучысының һөнәри һәм шәхси сыйфатлары | 53 KB |