Лев Толстой хөрмәтенә мемориаль такта куелды
Бүген В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының Төп бинасы ишегалдында тантаналы рәвештә бөек язучы Л.Н. Толстой истәлегенә мемориаль такта ачылды. Казан дәүләт университеты комплексының ник менә шушы бинасы сайланды соң? 1844нче елдан 1847нче елга кадәр бу бинада Толстой укый. Университет җитәкчелеге фикеренчә, бу адым язучының исемен мәңгеләштерүдән бигрәк, студентларга тырышып белем алсаң, нинди үрләр яуларга мөмкин икәнен искәртеп торачак.
Тантанада җыелганнарны университет ректоры Мәгъсүм Сәләхов сәламләде. Шулай ук Толстой турындагы фикерләре белән Татарстан Республикасының Мәдәният һәм сәнгать министры урынбасары Гөлшат Нигъмәтуллина, Татарстан Республикасының Язучылар Союзы рәисе Илфак Ибраһимов, Россия Фәннәр Академиясенең Казандагы фәнни үзәге киңәшчесе, академик Александр Коновалов һәм студентлар уртаклашты.
Мемориаль тактаны ачуда Лев Толстой нәселенең вәкиле - “Лев Толстойның “Ясная Поляна” музей-утары” директоры Владимир Толстой дә катнашты, ерак бабасы турында сөйләде.
Бүген көн дәвамында язучыга багышланган чаралар дәвам итәчәк. Кичке якта Казан дәүләт университетының Актлар залында университет һәм шәһәр җәмәгатьчелеге катнашында җыелыш узачак. Биредә төп вакыйга, мөгаен, Л.Н. Толстой исемендәге премия тапшыру булыр. Аны университетның филология, юридик факультетларында һәм Көнчыгыш телләр Институтында белем алучы студентларга бирәчәкләр. Толстой кайчандыр юридик факультета һәм көнчыгыш разрядта укыган, шуңа да стипендия бирер өчен дә әлеге факультетлар сайлана. Филология факультетында исә актив рәвштә Лев Толстойның иҗатын өйрәнү белән шөгыльләнәләр. Кичә Татарстан Республикасының сәнгать әһелләре чыгышында концерт белән дәвам итәчәк.