"Математиклар һәм информатиклар" уены
30 Apr, 2016 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Фаттеров Фәннур Габделнур улы, ТР Арча районы Ташкичү төп гомуми белем мәктәбенең югары кв.категорияле математика һәм информатика укытучысы
Сайлап алу туры. Уенга укучыларны туплау.
- Уенга математика һәм иформатика олимпиадаларында призлы урыннар алган укучылар арасыннан баллар буенча 5 укучы сайлана. Баллар: 1 нче урын 5 балл, 2-3 урын 4 балл. Берничә урын алган укучылар булса, баллар кушыла.
- Калган укучылар арасыннан сайлап алу туры сораулары ярдәмендә ике уенчы сайлана.
Сайлап алу туры сораулары (сораулар презентациядә чыга. Уенда катнашучыларның җавабы тыңланганнан соң, слайдта дөрес җавап аңлатыла. Җавапны аңлату төрле ярдәмче рәсемнәр ярдәмендә башкарыла):
- 5 алманы 6 кешегә тигез итеп ничек бүләргә?
- Бабай үзенең һәр туган көнен билгеләп үтә. Быел ул, 2000 нче елда 17 нче туган көнен билгеләп үтте. Бабайга ничә яшь һәм ул ничәнче елгы?
- 19 + 15 = 10 тигезлеге кайчан дөрес булырга мөмкин.
- Дизъюнкция, конъюнкция, ... эзлеклелеген дәвам итәргә.
- Өч тавык өч көндә өч йомырка сала. 6 тавык 6 көндә ничә йомырка салыр?
- Алгол, Бейсик, Паскаль ... эзлеклелегенә тагын берәр буын өстәргә.
Һәр сорауга берәр балл куела.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
"Математиклар һәм информатиклар" уенының сценарие | 1.66 MB |
"Математиклар һәм информатиклар" уены өчен презентация | 1.7 MB |
Ресурс төре:
Предметлар: