Арча районында Гомәр Бәшир улы Бәшировка истәлек тактасы ачылды
10 May, 2016 Раил Гатауллин 0
Арча районы Яңасала авылындагы мәктәптә күренекле татар язучысы, фольклорчы, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, СССР дәүләт премиясе лауреаты Гомәр Бәшир улы Бәшировка истәлек тактасы ачылды.
Гомәр Бәширов – озак еллар буе җәмәгать эшләре алып барган язучыларның берсе. Ул Татарстан Язучылар берлеге рәисе була. Берничә мәртәбә ССРБ һәм РСФСР Язучылар союзы идарәсе составына кертелә. Ике мәртәбә ССРБ Югары Шурасына депутат итеп сайлана.