25 нче майда Татарстан язучылар берлеге рәисен сайлыйлар
16 May, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Татарстан Язучылар берлегенең чираттагы XVIII корылтае 25 майда «Казан» милли-мәдәни үзәге бинасында узачак. Корылтайда берлек рәисен дә сайлаячаклар.
Корылтайда катнашучыларны теркәү иртәнге 9.00 сәгатьтә башлана.
Корылтай көн тәртибендә:
- Ике корылтай арасында башкарылган эш турында Берлек рәисенең хисап доклады.
- Ревизия комиссиясе хисабы.
- Докладлар буенча фикер алышулар.
- Язучылар берлеге Уставына үзгәрешләр кертү.
- Берлек рәисен сайлау.
- Яңа идарә сайлау.
Бу хакта Татарстан Язучылар берлегенең рәсми сайты хәбәр итә.