Казанда "Рәссамнар – балаларга" акциясе үткәрелә
17 May, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
"Рәссамнар – балаларга" акциясе 20-21 майда башкаланың Бауман урамында уздырылачак.
Чараның үткәрелү вакыты 11:00-19:00 сәгатьләргә билгеләнгән. Акциядә Казан рәссамнары катнаша. Алар үз картиналарын тәкъдим итеп кенә калмый, ә төрле жанрлар буенча иҗат итүдәге осталык серләре, тәҗрибәләре белән дә уртаклашачак. Акция уздырудан кергән акчаның яртысы Анжела Вавилова исемендәге фондка тапшырылачак. Акча үтә күренмәле махсус савытларга җыелып барыла һәм фонд вәкилләре алдында ачыла.