Татарстан студентлары аена 38 мең сум акча эшли алачак
18 May, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Җәйге каникул чорында студент төзелеш отряды әгъзалары аена 38 мең сум акча эшли алачак. Бу хакта отрядның республика үзәге директоры Ринат Садыйков җиткерде.
Аның сүзләренчә, еш кына замана яшьләре хезмәт базары чынбарлыгына әзер булып чыкмый. Уку йорты бусагасыннан чыккан һәр белгечнең дә көндәшлеккә сәләтле булмавы да билгеле. Шуңа да көндәшлеккә сәләтлелегеңне күтәрү өчен, студент хезмәт отряды тормышында кайнарга кирәк, ди Ринат Садыйков.
2015 елда Татарстанның 11 меңләп студенты төзелеш отряды аша эшкә урнашкан.