Казанда педагогик кадрлар әзерләүнең яңа юлларын эзлиләр
II Халыкара педагогик белем бирү форумы 19-21 май көннәрендә Казан федераль университетында уза. Анда катнашучыларның бурычы – педагогик кадрлар әзерләүнең яңа, тагын да нәтиҗәлерәк юлларын табу. Моңа белем бирү системаларын яңарту буенча Россия һәм Халыкара тәҗрибәләрне берләштерү хисабына ирешергә мөмкин.
Бүгенге көндә Казан федераль университетында мөгаллимнәр әзерләүдә фундаменталь һәм педагогик психология белемнәре бер-берсен баета торган модель эшләнгән. “21 гасыр укытучысы” дип аталган бу модель “5-100” Халыкара проект офисы советы тарафыннан хупланды һәм университетны үстерүдә өстенлекле юнәлешләрнең берсенә әверелде. Әлеге модельне форумда тәкъдим ителгән Ирландия, Шотландия, Бөекбритания, Австрия кебек илләрнең белем бирү системасын яңарту буенча халыкара тәҗрибәсен анализлау хисабына тулыландыру күздә тотыла.
Форумның программасы Россия һәм Европаның белем бирү өлкәсендә әйдәп баручы белгечләре катнашындагы мастер-класслар, фәнни-гамәли конференцияләр һәм семинарларны үз эченә ала.